Кичә Телеграм-каналларда бер ир-атның күп катлы йорт подъездында лифт янында бәләкәй балага типкән видеоязмасы таралды. Социаль челтәрләрдә бу хакта төрле комментарийлар булды. Күпләр фаразлавынча, бу ир-ат – ата кеше. Ул энесен ялгыш эткән өчен улына типкән. Видеоязмада ана кешенең баланы якларга омтылуы күренә, әмма аңа да эләгә. Лифтка кергәч, ир-ат аты-юлы белән сүгенеп, “тәрбияви процессны” дәвам иткән.
Бу очрак буенча беркем дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.
Бүген Уфада полиция хезмәткәрләре күп катлы йорт подъездында балага типкән ата кешене җаваплылыкка тарттырган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, вакыйга буенча материаллар тикшерү органнарына тапшырылган.
"Уфа полициясе хезмәткәрләре ир-атның шәхесен ачыклаган. Аны РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырдылар (балигъ булмаганнарның ата-аналары яки башка законлы вәкилләре балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү)”, – диделәр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru