Башкалада Уфа нефть университетын ремонтлаганда 1,5 млн сум урлаган төзелеш компаниясе җитәкчесен хөкем итәчәкләр.
Тикшерү ачыкланганча, 2021 елда УДНТУ һәм “Окна Премиум” җәмгыяте вузның уку корпусын капиталь ремонтлауга гомум суммасы 9 млн сумнан артык булган контракт төзегәннәр. Контрактны үтәү кысаларында подрядчы оешма 1,5 млн сумнан артык эшне башкармаган. Ләкин подрядчы оешма директоры университетның җаваплы вазыйфа биләгән затларын эшләрне тулы күләмдә башкардык дип ышандыра бу хактагы актларны имзаларга күндерә. Алынган акчаларны коммерсант үзе теләгәнчә туздырган, дип ачыклык керттеләр БР прокуратурасында.
Хөкем карарын үтәүне тәэмин итү һәм гаепләнүче салган зыянны каплау максатларында аның “Фольксваген Тигуан” машинасына арест салынган.
Фигурантка гаепләү кәгазе күчермәсен тапшырганнан соң, эш асрытаба карау өчен судка җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр БР буенча Тикшерү комитетында. Җинаять эше Орджоникидзе район судына җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru