Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 ноябрь , 16:27

Гафурида браконьерлар поши аткан

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Гафури районында 4 браконьер законсыз рәвештә поши аткан һәм аның түшкәсен үзара бүлешкән. Полицейскийлар браконьерларның икесен –  районда яшәүче 41 (моңа кадәр хөкем ителгән) һәм 43 яшьлек ирләрне –  тоткарлаган. Аларда атылган поши түшкәсенең калдыклары, теркәлмәгән ау мылтыклры һәм патроннар табылган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: