-5 °С
Кар
Уфада балигъ булмаган балага алкоголь эчемлек сатканы өчен суд 45 яшьлек кибет кассиры суд каршына басачак. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 2023 елның октябрь аенда моңа кадәр балигъ булмаганнарга алкоголь продукция сатканы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган хатын Кулса урамындагы азык-төлек кибетендә 16 яшьлек үсмергә алкоголь саткан.
Бу вакыйгага икенче сатып алучы игътибар иткән. Ул полиция чакырткан. Җинаять эше башкаланың Орджоникидзе район судына арытаба карау өчен юнәлтелгән.
Чыганак: bashinform.ru