Җинаять һәм җәза
3 ноябрь 2024, 14:55

Торак йортларга карап, ун тапкыр аткан

Ә берәрсенә тисә?! Азагын уйлап атканмы соң бу егет?

Шаклар катарсың!  Стәрлетамакта бер егет пистолеттан торак йортлар ягына карап аткан. Ким дигәндә, 10 тапкыр аткан.

   Бу хәл Артем урамы, 70нче санлы йорт янында  була һәм домофон камерасының объективына эләгә. Атучының иптәше егетне атудан туктарга үгетләгән, ләкин тегесенең тыңлыйсы  килмәгән...

Видеода күренгән яшьләрне оператив рәвештә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

 Атучы егет шул тирәдә яшәүче кеше булып чыккан. Аның пистолетын тартып алганнар. Хәзер хулиганга карата РФ маддәләре буенча ике административ  протокол төзегәннәр. Хулиганлык факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас