Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 ноябрь , 12:14

Ташлар эчендә - наркотик

Уфада әлегәчә "уңышлы" эшләүче "закладчик"ның эзенә төшкәннәр. 

Ташлар эчендә - наркотик
Ташлар эчендә - наркотик

Республика Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Идарәсе хезмәткәрләре «гашиш» төргәкләрен вак ташлар эченә яшергән наркотиклар таратучыны тоткарлаган.

Уфада бер кайда да эшләмәүче 29 яшьлек ир, наркотиклар таратып йөргән. Ул шпаклевка ярдәмендә таштан төргәкләр эшләнгән һәм яшерен урыннарга шуларны калдырган.

Тоткарланучының фатирын тикшерү һәм тентү вакытында полицейскийлар авырлыгы 80 граммнан артык наркотиклар салынган 22 төргәк, шулай ук "закладка"лар белән тагын җиде яшерен урын тапкан.

РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3 өлеше -«г» П.228.1 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган һәм аны суд көтә.

Чыганак һәм фото: МВД по РБ

Ташлар эчендә - наркотик
Ташлар эчендә - наркотик
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: