Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 ноябрь , 16:55

Мошенниклар туныйлар гына...

Үткән тәүлекләрдә республикада яшәүчеләр мошенникларга 8 млн. сумнан артык акча биргән.

Мошенниклар туныйлар гына...
Мошенниклар туныйлар гына...

Республика эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклар ятьмәләренә кабу турында 31 хәбәр килгән.
Яңавыл районында 37 яшьлек хатын алдана язган. Имеш тә, дәүләт хезмәте һәм "МТС" кәрәз телефон хезмәткәрләре шалтыраткан. Алар хатынны сим-картаңның вакыты чыга һәм арытаба элемтәдә калу өчен аны яңартырга кирәк дип алдаганнар. Ялган хезмәткәрләргә смс-хәбәр кодын әйткәч, хатынның шәхси мәгълүматларына кергәннәр. Арытаба аңа "дәүләт хезмәте" "хезмәткәре" шалтыраткан. Ләкин хатын, һушына килеп, боларның кем булуын аңлап алган һәм сөйләшүен туктаткан. Уяулыгы аркасында 1 млн. сумнан артык акчасын саклап кала алган.
Уфада яшәүче 67 яшьлек хатын чит ил валютасына акча салып, өстәмә керем алу мөмкинлеге турындагы рекламаны күреп алган. Кызыксынып сылтама буенча кушымтага кергән һәм телефонын калдырган. Бераздан аңа "трейдер" шалтыраткан, ул өстәмә акча эшләү мөмкинлекләрен аңлаткан һәм шәхси инвестицион акча янчыгы ачарга ярдәм иткән. Хатын ай буена акча салып барган, мәгәр дивидентлар эләкмәгән. 1,5 миллион сумыннан колак каккан.
Бәләбәйдән 61 яшьлек ир узаманы да мошенниклар ятьмәсенә капкан. Аңа, имеш тә, страховка компаниясе ,"хезмәткәре" шалтыраткан. Ул аңа полисыңның вакыты чыгып бара дип әйткән. Документның гамәлдә булу вакытын озайту өчен ярдәм тәкъдим иткән, смс-кодны әйттереп, аның шәхси данныйларына ия булган. Бераздан "банк хезмәткәрләре" һәм хокук сагы органнары "хезмәткәрләре" гражданинны кредит алып, аны хәвефсез исәпкә күчерергә кирәк дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә, ир аферистларны 1 млн. сумнан артык акчалы иткән.
Эчке эшләр министрлыгы янә һәм янә кисәтә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Таныш булмаган телефон номерларына җавап бирмәгез. Социаль челтәрләрдә аралашканда да уяу булыгыз сорала. Шикле сылтамаларга күчмәгез һәм тикшерелмәгән сайтларга кермәгез!
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: hi-tech.mail.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: