Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 октябрь 2024, 19:41

Мәләвезнең элекке башлыгы өч фатир күләмендә ришвәт алган

Түрәләрнең аппетитлары зур була шул...

Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү  бүлеге зур күләмдә ришвәт алу маддәсе буенча Мәләвез районыны хакимиятенең элеккеге башлыгын тоткарлаган.

Тикшерү версиясе буенча, 2020-2022 елларда район башлыгы төзелеш компаниясе урчедительләреннән Мәләвез шәһәренең парк зонасында урнашкан җир кишәрлекләрендә күпфатирлы торак йортлар төзүгә рөхсәт бирү һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча төзелеш компаниясе белән килешүләр төзүгә булышлык күрсәткәне өчен гомум бәясе 4,1 миллион сумнан артыграк булган өч фатир рәвешендә зур ришвәт алган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, фатирлар арадашчылар аша җитәкченең туганнарына рәсмиләштерелгән булган.

Җинаятьчел фактны оператив-эзләү чаралары барышында Федераль хәвефсезлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының республика идарәләре хезмәткәрләре ачыклаган. Хәзерге вакытта шикләнелүче РФ җинаять-процессуаль кодексының 91 маддәсе тәртибендә тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, элекке түрәгә чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: