Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 октябрь 2024, 16:18

Аларның эшчәнлеге җитди куркыныч тудыра

Бүген, 31 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында төбәк антитеррористик комиссиясе утырышы үткәрде. Видеоконференция анда республика район һәм шәһәрләре башлыклары катнашты.

Көн тәртибендә – террорчылык күренешләрен профилактикалау һәм аларга каршы тору мәсьәләләре,  шул исәптән муниципаль  дәрәҗәдә дә.

– Янаулар арту шартларында террорчылыкка каршы торучы барлык субъектларның да, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә, хәлнең кискенләшүенә җавап бирергә әзер булулары таләп ителә, – диде Радий Хәбиров. – Чараларның нәтиҗәлелеге турыдан-туры җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләренең системалы профилактика эшчәнлегенә бәйле. Төбәк җитәкчесе шулай ук милләтара һәм конфессияара конфликтларны кисәтү буенча ведомстволарның үзара элемтәләрен оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Русия төбәкләрендә каршылыклар активлыгын булдыру, неонацистик идеяләрне пропагандалау, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләштерү буенча моңарчы күрелмәгән кампанияне җәелдергән Украина радикаль структуралары эшчәнлеге җитди куркыныч тудыра, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Утырышта катнашучылар террорчылыкны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук бу эштә катнашучы белгечләрнең һөнәри әзерлеген арттыру мәсьәләләрен билгеләделәр. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: