Уфада гомер иткән 70 яшьлек бабайга да килгән хәбәр.
“Элекке җитәкчесе” аның җыелган акчасына караклар кул сузарга җыенуы һәм алардан котылу өчен озакламый хокук сакчылары шалтыратачагы турында хәбәр итә.
Озак та үтми, телефон шалтырый һәм “белгечләр” бабайга җыйган бар акчасын хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим итә. “Моның өчен, - ди алар,- башта банкта сакланган акчаларны “снимать” итәргә һәм икенче исәпкә салырга кирәгәчәк”.
Аларга ышанган бабай банкка барырга ашыкканда, аны кияве туктата...
Менә шундый игътибарлы туганы аркасында гына бабай 4 миллион сум акчасыннан чак колак какмый кала.
Фото: bashinform.ru