Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 октябрь 2024, 18:50

Ансат акча эшләү теләге үкенечкә илтә...

Кайдан килә соң ул теләк адәм баласына?

Ансат акча эшләү теләге үкенечкә илтә...
Ансат акча эшләү теләге үкенечкә илтә...

Кайдан килә соң ул теләк адәм баласына?

   Николо-Березовкада яшәүче 55 яшьлек иркәй билгеле бер банкның тиз генә зур акча эшләү мөмкинлеген бирүе турындагы рекламасын күреп кала. Сайтка керүгә үк аңа билгесез номердан шалтыраталар. Телефонның теге ягындагы хатын-кыз тавышы аны инвестицияләрдә эшләп, зур керем алырга күндерә һәм ир мошенниклар биржасына тәүге акчасын сала.

   Тора-бара “банк” хезмәткәрләре ирне аннан акчалар алган финанслар буенча “белгечләр” белән таныштыралар. Алар, янәсе, биржада эшләнгән акчаларның 25 процентын үзләренә алачак, ә калганы – акча хуҗасына булачак. Иркәй үз исәбендә акча суммасының үсүен гел күзәтеп тора, беркөнне  ул инде шактый җыелган сумманы алырга була. Ләкин “теге яктагылар” аңа әле акчаның азрак булуын, тора-бара артачагын сөйли һәм кредит алып тагын да өстәргә күндерә.

   Вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый әле, “банк” ир белән аның хатыныннан 3 миллионнан артык акча сыгып ала...

Фото: moneyman.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: