Уфада яшәүче “Голос 60+” проектында катнашкан ир-атны 12 яшьлек укучы кыздан җенси мөнәсәбәтләр таләп итүдә шикләнәләр. SHOT Телеграм-каналы язуынча, 66 яшьлек Александр Корнейчук бишенче класста укучы кыздан ялангач төшкән фотолар сораган һәм үзе дә аңа мессенджерда интим фотосурәтләрен җибәргән.
Быео февраль-март айларында Корнечук социаль челтәрләрдә 12 яшьлек кыз белән аралаша башлаган, ир-ат аңа интим фотосурәтләр белән алмашырга тәкъдим иткән. Кыз ризалашкан, аңа ролик җибәргән, Корнейчук та аңа җавап итеп гаурәтләрен төшереп җибәргән. Күпмедер вакыттан соң кызның ата-анасы киберҗинаять турында белеп калган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ирне тоткарлаганнар һәм тикшерү изоляторына утыртканнар. “Унике яшькә җиткән, ләкин ундүрт яшькә җитмәгән затка карата кылынган азгын гамәлләр" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Педофил үз гаебен таныган.
Корнейчук – джаз гитарачысы, филармониядә төрле коллективларда уйнаган. 2021 елда “Голос 60+” проектында катнашкан, әмма финалга узмаган. Соңгы вакытта кешеләрне гитарада уйнарга онлайн өйрәтү белән шөгыльләнгән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.