Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2024, 19:34

Фатирда казино оештырган хатын Кырымга качкан

Менә сиңа мә!

Эльвина Бикмурзина.
Фото:Эльвина Бикмурзина.

Черниковкада бер фатирда комарлы уеннар яратучылар өчен законсыз казино урнашкан булган. Бу хакта БР прокуратурасы хәбәр итә.

2023 елның октябрендә  бер хатын  Уфаның Черниковская урамында арендага алган фатирны “казино” итеп корган, ул аны интернетка тоташтырылган компьютерлар  белән җиһазландырган. Актив рәвештә клиентлар эзләгән, аларга акча оту мөмкинлеге белән виртуаль күңел ачу чаралары тәкъдим иткән. Комарлы уеннар яратучылар акчаларны электрон кошелекка күчергән яисә администраторга кулакча рәвешендә тапшырган.

Әмма җиңел генә акча эшләү хыялы тиз сүрелгән. Хокук саклау органнары сәер активлыкны сизеп калган һәм тикшерү башлаганнар. Тикшерү барышында әлеге хатын качарга теләгән, әмма аны Кырымда тоткарлаганнар. Хатын үз гаебен таныган һәм чыгарылган гаепләүләр белән ризалашкан.

Суд процессы хөкем карары белән тәмамланган: аңа бер елга (бер ел сынау срогы белән)  шартлы  рәвештә ирегеннән мәхрүм итү срогы билгеләнде. 

Чыганак: mkset.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: