Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2024, 20:53

91 яшьлек карчыкны талаган

Шундый кабәхәтләрне ничек җир күтәрәдер?!

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Октябрь проспектында урнашкан күп катлы йорт тирәсендә өлкән яшьтәге хатынга бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул әбекәйдән акча сораган. Әбекәй, ирнең соравына җавап бирмичә, подъездга табан атлаган. Ир аның артыннан ашыккан. Әбекәйнең сумкасын (аның эчендә  банк карталары, шәхси документлар булган) тартып алган да качкан. Әмма полиция хезмәткәрләре каракны тиз тоткарлаган.

“Эзләү чаралары барышында 6нчы санлы полиция бүлегенең җинаять эзләве хезмәткәрләре шикләнелүченең эзенә төшкән һәм тоткарлаган. Ул Уфада яшәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыккан. Гаебен шунда ук таныган. Урланган сумканы ташлавын, ә банк карталары һәм пенсионер хатынның паспортын үзенә калдыруын сөйләп биргән. Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителән”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода. 


Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: