Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 октябрь 2024, 10:33

Уендагы бонусларга өметләнеп, кыз бала әнисен акчасыз калдырган

Игътибар белән укып чыгыгыз, бу хәлдә кем дә калырга мөмкин! 

Стәрлетамакта бер бала әнисенең  телефонындагы кушымта аша банк картасыннан аферистларга 63 мең сум акча күчергән. Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендә  хәбәр итүләренчә,  балигъ булмаган бала билгеле бер мессенджерда киң таралган уенда бонуслар алырга вәгъдә иткән яшь кыз белән аралаша башлаган. Моның өчен балага әтисенең яисә әнисенең телефоны экранын (андагы барлык кушымталар белән) фотога төшереп җибәрергә һәм берничә биремне үтәргә тәкъдим ителгән. Баланың әнисе, аны-моны уйламыйча, телефонын кызына биргән. Һәр операциядән соң мошенниклар экран фотосын җибәрүне сораган һәм киләсе биремне аңлата барган.

Башта телефондагы смс-лар аша җинаятьчеләр кыз баланың әнисенең картадагы һәм банк вкладындагы балансны белгән. Аннары парольне алмаштырып, банкның мобиль кушымтасына керүне сораганнар. Бала, популяр уенда уйнар өчен вәгъдә ителгән бонуслар алырга өметләнеп, билгесез исәпкә  9 тапкыр  7шәр мең сум акча күчергән.

Кыз бала әнисе аңардан телефонын алуын һәм башкача биремнәрне үти алмаячагын аферистларга  әйткәч, алар  әниеңә полициягә гариза язачакбыз, аңа ярты миллион сум күләмдә штраф түләргә туры киләчәк, дип куркыта башлаган.

Икенче көнне кыз баланың әнисе, бу хәлләрне белгәч, дежур частька мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Балаларны мошенниклар гамәлләреннән саклар өчен аларга интернетта хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләргә кирәк.

 

*таныш булмаган кешеләрне дусларга кушмаска, алар белән язышмаска,

*шәхси мәгълүматны беркемгә дә хәбәр итмәскә,

*сәер сайтлардан программалар йөкләмәскә,

*сәер сылтамалар бууенча узмаска,

*интернетта берни  өчен дә түләмәскә,

*теләсә нинди сәер хәл турында өлкәннәргә сөйләргә.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: