Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 октябрь 2024, 16:29

Безнең заман Карабас-Барабасларымы бу вандаллар?

Мальвина белән Пьеро кемгә комачаулаган?

Безнең заман Карабас-Барабасларымы бу вандаллар?
Безнең заман Карабас-Барабасларымы бу вандаллар?

Мальвина белән Пьеро кемгә комачаулаган?

 

Кеше булып калуы шулкадәр кыенмы икән? Уфада Башкортстан курчак театры янында урнаштырылган Мальвина белән Пьеро вандаллар кулыннан зыян күргәннәр. Билгесез бәндәләр әкият персонажлары сыннарына зыян салган, уен мәйданчыгының яктырткычларын җимереп киткәннәр.

Ачыклануынча, курчак театры каршындагы территориядәге объектлар театр карамагында түгел икән. Алар өчен икенче ведомстволар җаваплы.

 "Скульптуралар билгесез затлар тарафыннан зарарланган. Хәзерге вакытта алар сүтеп алынды һәм җитешсезлекләрен бетерү өчен цехка җибәрелде. Анда шулай ук яктырткычлар да куллануга яраксыз хәлгә китерелгән. Якын арада барысын да торгызу планлаштырыла", – дип белодергәнннәр Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәтендә.

Уфада курчак театры янында балалар мәйданчыгы ачылды дип хәбәр иткән идек. Балалар уеннары өчен урын Алексей Толстойның «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкиятенең сюжеты буенча бизәлгән.

 Гаилә белән ял итү, балаларга күңелле мизгелләр, тәэссоратлар бүләк итәр могҗизалы урынга зыян салганнар. Кемнең кулы кычытты икән? Кыйтайдагы кебек адым саен видеокамера куярга кирәкме икән? Шәһәрне бизәп, үзебез өчен матур, уңайлы булсын  өчен күпме көч, акчалар сарыф ителә? Күпме балалар шунда уйнап, матур тәрбия, белем  ала! Ә берәүләр килеп нишли? Кеше булып калуы шулкадәр кыенмы икән ни? Тапсыннар иде бу вандалларны. Алар бер дә әкиятләр укып үсмәгәннәрдер, күрәсең.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: