Уфада яшәүче хатын Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга видеомөрәҗәгать яздырган. Анда ул аны һәм 3 яшьлек кызын элекке ире эзәрлекли дип зарланган. Хатын сүзләренчә, элекке ире озак вакыт дәвамында аларга көн күрсәтми, тормышларына кысыла. Очрашкан саен ул хатынны мыскыл итә, бала янында кыйный, үтерү белән яный. Бүгенгәчә агрессив ирне җаваплылыкка тарттырмаганнар. Видео яздырган хатын үзенең хәвефсезлеге, шулай ук кызының психик сәламәтлеге өчен борчылуын хәбәр иткән.
Александр Бастрыкин тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә дигән йөкләмә биргән. Йөкләмәне башкару, шулай ук процессуаль тикшерү барышы ведомствоның үзәк аппараты контроленә куелган.
Әй, Ходаем, тагын ничә хатын-кыз Динә Махиянова язмышын кабатлар...
Чыганак: bashinform.ru