Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2024, 15:58

Учалы районында сыер каракларын тотканнар

Алар терлекләрне башта күзәтеп йөргән. 

Учалы районында Чиләбе өлкәсендә яшәүче өч агай-эне сыерлар урламакчы булган. Караклар малларны сатып җибәрергә җыенган. Ир-атларны Иске Муйнак авылы тирәсендә тоткарлаганнар.

“Полицейскийлар карак агай-энеләрне сыерларны “Газель”гә төягәндә ачыклаган. Соңрак билгеле булуынча, бертуганнарның  берсе моңа кадәр бирегә килгән һәм иректә йөргән сыерларны күзләп куйган булган инде. Полиция хезмәткәрләре агай-энеләрнең берсенең моңа кадәр 5  баш эре мөгезле терлек урлаганын ачыклаган”, – диләр полициядә.

Шикләнелүчеләргә карата “караклык” һәм “урларга омтылу” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Сыерларны хуҗасына кайтарганнар, ә “Газель”не махсус стоянкага урнаштырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас