Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2024, 04:31

Трассада 39 баш атны законсыз ташыган водительне туктатканнар

Терлекләр бик озын юл үткән икән...

Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.

Башкортстанда атларны республика территориясе аша законсыз рәвештә ташуны туктатканнар.  23 октябрьдә  М-5 “Урал” трассасының 1376нчы километрында юл-патруль хезмәте һәм Россельхознадзор белән берлектә Scania йөк машинасын туктатканнар. Анда 39 баш ат булган. Водитель сүзләренчә, ул атларны Алтайдан Чувашиягә ташыган, әмма үзе белән ветеринария  документлары булмаган.

Россельхознадзор һәм Башкортстан ветеринария хезмәте белгечләре контроле астында терлекләр карантин чаралары  өчен вакытлыча асрау утарына изоляциягә урнаштырылган.

Атларны ташучыга һәм аларның хуҗасына  мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтүләр игълан ителгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас