.
"Башнефть" компаниясенең элеккеге менеджерлары Айдар Тукаев, Әхәт Солтанбәков һәм аларның җинаятьтәше, эшкуар Ринат Абдулмәҗитовка ирегеннән мәхрүм итү срокларын кыскартып, штрафларын киметкәннәр. Өчесенең дә сроклары ярты елга кыскартылган: Тукаев белән Солтанбәковка 5,5 ел, ә Габделмәҗитовка 4,5 ел гомум режимлы колониядә. Штраф күләме беренчесенә 950 меңнән 900 меңгә кадәр киметелгән, калганнарына 900 меңнән 800 меңгә кадәр төшерелгән.
Билгеле булуынча, 2023 елның ноябрендә Ленин район суды «Башнефть» компаниясенең геологик эшләр һәм лицензияләү департаменты бүлеге башлыгы Айдар Тукаевка, «Башнефть-Добыча» компаниясенең Тау һәм геологик отводлар буенча секторы җитәкчесе Әхәт Солтанбәковка һәм «Комплекслы карарлар» компаниясе җитәкчесе Ринат Абдулмәҗитовка карата хөкем карары чыгарган иде. Аларны аеруча зур күләмдә акча урлаганнары өчен гаепле дип таптылар. Икесен алты елга, өченчесен — гомум режимлы колониядә биш елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткәннәр иде.
Судта ачыкланганча, 2014-2019 елларда «Башнефть» менеджерлары «Комплекслы карарлар» компаниясе һәм Абдулмәҗитовның башка фирмалары белән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзегәннәр. Чынлыкта бу хезмәтләргә ихтыяҗ булмаган, чөнки алар инде «РН-БашНИПИнефть» предприятиесе тарафыннан күрсәтелгән булган. Ә бу җитәкчеләр килешүләр аша фигурантлар контроль астындагы фирмалар счетларына 180 млн сум чыгарган. Хөкем ителүчеләргә зыянны каплатырга мәҗбүр иттәчәкләр. Гаепләнүчеләр һәм адвокатлар элегрәк хөкем карарына шикаять биргән, ләкин Башкортстанның Югары суды аны үз көчендә калдырган. Шуннан соң алар кассацион судка мөрәҗәгать иткәннәр.