Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2024, 11:34

Башкортстанда исерек килеш тотылган водитель федераль эзләүдә булган

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми икән...

Башкортстанның Илеш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек водительне туктаткан.

Аларга исерек ир турында хәбәрне чат-бот аша җиткергәннәр. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләгән. Аның сүзләренчә, дәүләт автоинспекциясе чат-ботына Мәскәү-Казан автоюлының 1198нче чакрымында ВАЗ-2107 водителенең үз-үзен сәер тотышы турында битараф булмаган бер кеше хәбәр иткән. Ул машина йөртүче исерек хәлдә булганга охшаган дип белдергән.

Әлеге хәбәр якындагы полиция постларына тапшырылган. Тиздән автомобильне туктатканнар. Руль артында Татарстанда яшәүче 29 яшьлек кеше утырган. Алкотестор сулаган һавада 0,829 мл/л алкоголь күрсәткән.

Мәгълүматлар базасы буенча тикшергәндә ир-атның исерек хәлдә транспорт йөрткәне өчен инде берничә тапкыр җаваплылыкка тартылуы ачыкланган. Моннан тыш, ул федераль эзләүдә булган.

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми диюләре дөрестер...

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: