Башкаланың Менделеев урамында урнашкан күп катлы йортта яшәүчеләр закладчиклар сугыш игълан иткән дисәң дә була. Алар, наркотикларны үзләре табып алып, төргәкләрне яндыра.
Кешеләр алар яшәгән подъездга өере белән килүче наркоманнардан тәмам туйган. Берәүләре закладкаларны яшерә, икенчеләре аларны эзли. Нәтиҗәсе кызганыч – подъезд җимерек, җитмәсә, анда даими рәвештә адекват булмаган затлар чуала. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, алар ярдәм көтеп арыган, хәзер үзаллы эш итәләр.
Алар закладкалар яшерелгән урыннарны ачыклыйлар, тапкач, төргәкләргә ут төртеп яндыралар. Наркоманнарның үзләрен видеога төшереп, видеоязмаларны лешкага туплыйлар һәм эчке эшләр органнарына тапшыралар. Кайчакта үзләре наркоманнар һәм закладчиклар белән сүзгә килеп, аларны подъезддан куп җибәрәләр.
Әйе, бүгенге көндә наркомания җәмгыятебезнең авырткан урыннарының берсе булып кала бирә...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.