Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 октябрь 2024, 15:31

Сөяркә эзләүче ир мошенникларга 6 миллион акча биргән

Үз акчасы җитмәгәч, кредит та алган.

Сөяркә эзләүче ир мошенникларга 6 миллион акча биргән
Сөяркә эзләүче ир мошенникларга 6 миллион акча биргән

 

БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфада яшәүче бер ир-атның  танышу сайтында бик матур кызга күзе 'төшкән". Теге кыз матурлыгы белән генә түгел, акыллы булы белән дә ирнең күңелен яулаган.

Тиздән кыз аңа биржада үзе кебек зур акча эшләргә тәкъдим иткән. Ир ризалашкан. Шул көнне аңа биржа «белгече» шалтыраткан, ул уфалыны кредит алырга һәм акчаны «инвестиция исәбенә» күчерергә күндергән. Ир шатланып ризалашкан. Аннары тагын да зуррак табыш вәгъдә итүче «тәҗрибәлерәк белгеч» аның белән элемтәгә чыккан. Ир бу юлы да алданганын сизмәгән,кредитлар рәсмиләштергән һәм 3 миллион сумнан артык акча күчергән.

Мошенниклар, шулай ук, бу ирдән хатыны исеменә дә 2 миллион кредит рәсмиләштергән. Бөтен акчаны, биржага дигән булып, чит счетка күчерткәннәр. Нәтиҗәдә бу гаилә мошенникларга 6 миллион сумнан артык акча бүләк иткән. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: