Уфа районында суд кеше урлауда һәм янап куркытуда гаепләнгән шәһәр полициясенең ике хезмәткәренә чик кую чарасын сайлады.
Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хокук саклау органнары вәкилләре, билгесез затлар белән алдан сөйләшеп, каза күргән ир-атны урлап, аны бик каты тукмаганнар һәм электрошокер кулланып, 500 мең акча таптырганнар. Бу ир-атның полицейскийлар алдында бер бурычы булмаса да.
Гомере өчен курыккан ир-ат аларга таләп иткән сумманың бер өлешен тапшырган.
Уфа район суды Эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәрен дә ике айга сак астына утырткан. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru