Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 октябрь , 18:51

Иренә пычак белән чәнчегән

Ирен апасына көнләгән. 

Иренә пычак белән чәнчегән
Иренә пычак белән чәнчегән

Ишимбай районы полициясенә пычак белән яраланган 49 яшьлек ирне хастаханәгә салулары турында хәбәр килгән.

Ир янына тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Полиция хезмәткәрләре зыян күрүчегә хатыны пычак белән ташланганы ачыклаган. Шикләнелүчене тоткарлаганнар, ул барысын да таныган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу хәл алдыннан хуҗабикәнең туган көне булган. Дусларын һәм туганнарын кунакка чакырган. Табыннан соң кунакларның кайсылары өйләренә кайтып киткән, ә кайберләре куна калып, икенче көнне дә бәйрәмне дәвам иткәннәр.

Утырган вакытта йорт хуҗалары - ир белән хатын арасында низаг чыккан. Хатын ирен апасына көнләгән. Спиртлы эчемлекләр дә каннарын кыздырган. Шикләнелүче кухня пычагын алган да, тормыш иптәшенә берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Туганнары бу аяныч хәлнең шаһиты булып, ашыгыч ярдәм чакырткан.

Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: