Җинаять һәм җәза
23 октябрь 2024, 09:42

Баласына алимент түләмәс өчен хәсрәт-ана шкафка кереп качкан

Кызганычка каршы, шундый әшәке күңелле аналар белән дөнья тулган...

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.

Дәүләкәндә үз баласына алимент бурычлары җыйган хәсрәт-ана, суд приставлары килгәч, шкафка кереп качкан. Ведомствода  хәбәр итүләренчә, быел гыйнварда хатынга балигъ булмаган бала файдасына акча түләтү турындагы документ килгән.

“Улы турында хатын бөтенләй уйламый, ә бәлки, бөтенләй оныткандыр да, чөнки ана булу бәхетен ул сабые туу белән хәмергә алмаштырган. Ул кәеф-сафа корып яшәүне өстенрәк күргән. Моңа кадәр яшәгән шәһәрдә законнан качып котыла алмагач, ул яшәр урынын үзгәрткән”, – диләр  Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Баш идарәсендә.  

Башта аны  Дәүләкән районында әнисе яшәгән йортта тапканнар. Суд приставы хатынны “балаларны яисә эшкә сәләтсез ата-аналарны карау өчен акча түләмәү” маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырган, ә суд җәзаны мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләгән. Карар белән танышканнан соң хатын-кыз яңадан юкка чыккан, аны эзләүгә игълан иткәннәр. Хатын республиканың берничә районында очраклы эш хакы алып йөргән: җирле фермерларда сыер һәм сарык көткән.

Эш бирүчеләрнең берсенең сүзләренчә, ул Дәүләкән районында сөяркәсендә яши башлаган. Бу ир суд приставларына ялгыз яшим дигән. Әмма йортка кергән чакта ук приставның күзе шкафка төшә. Хатынның шунда кереп качканлыгы ачыклана. Хәсрәт-анага карата “административ җәзаны үтәүдән качу” маддәсе буенча административ протокол төзегәннәр. Аны 7 тәүлеккә административ тоткарланучылар өчен камерага утыртканнар.

Хәзер аңа “балаларны яки эшкә сәләтсез ата-аналарны карау өчен акча түләмәү”  маддәсе буенча җинаять эзәрлекләве дә яный.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас