Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 октябрь , 11:39

Балаларын үтергән Мазовны һаман тапмадылар...

Аны исәндер, дип фаразлыйлар хокук саклау органнарында. 

Мазовлар гаиләсенең җан өшеткеч вакыйгаларына әле булса нокта куелмаган. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 26 октябрендә хатыны белән талашкач, ата кеше, ике улын ияртеп, гаип булды. Полицейскийлар соңрак аның хуҗалык товарлары кибетенә барып, җеп сатып алуын ачыклады. Өйдән кабартыла торган матрас алган. Караидел елгасына чыгып, матрасны кабарткан, балаларны кибеттә сатып алган җеп белән бәйләгән һәм... Биредә үк, Инорс бистәсенең агач посадкасында Мазовларның машинасын да тапканнар иде.

2020 елның июнь ахырында 5 яшьлек малайның гәүдәсен  Калинин районы территориясендә Агыйдел елгасында  табып алдылар. 8 яшьлек малайның гәүдәсен – Дим районы территориясеннән. Балаларның әтисе Артём Мазов һаман табылмаган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, үтерү турындагы җинаять эше кысаларында Артем Мазовны шикләнелүче буларак федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Аның кайда булуы турындагы мәгълүмат өчен ярты миллион сумлык бүләк билгеләнгән. “Башинформ” агентлыгына хокук саклау структураларындагы үз чыганагыннан билгеле булганча, Мазов озак вакыт халыкара эзләүдә икән.

Ике төп версияләрнең берсе буенча, Мазов, җинаять кылгач, качкан. Аны халыкара эзләүгә игълан иттеләр. Паспортын алмаштырып, чит ил дәүләте территориясендә качуы ихтимал, – ди агентлыкның чыганагы. – Бу фараз файдасына берничә ел эчендә  Мазовның гәүдәсе әле булса табылмавы сөйли”.

Ата һәм уллары югалган урында эзләү чаралары оештырылган иде. Нәтиҗәдә балаларның гәүдәләре табылды, ә әаларның әтиләренеке– юк. Мазов шпион кинофильмнары һәм детективлар белән мавыккан. Аңа  яхшы яшеренә белә, йөз-кыяфәтен үзгәртә ала торган суперагент Джейсон Борн персонажы ошаган. Җинаять кылыр алдыннан ул интернетта башка дәүләтләрдә  отельләр эзләгән, ә әти-әнисенә кирәк булгач та яныгызда булырмын, дип сөйләгән...

Балаларын үтергән Мазовны эзләүләр дәвам итә...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: