Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 октябрь , 18:26

Уфада үги сеңлесен көчләгән 21 яшьлек егеткә суд була

Баласын югалткан анага яшәргә кайдан көч табарга?

Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетның БР буенча идарәсеннән.

Бер ел элек 21 яшьлек егетнең үзенең үги сеңлесен мәсхәрәләп үтерүе республика халкының котын алган иде. Исегезгә төшерәбез, өйдә наркотиклар тәэсирендә булган егет ванна бүлмәсеннән чыккан 14 яшьлек кызга ташланган. Тәүдә ул сеңлесен скакалка белән буган, ә һушын югалткач, әмма әле исән булганда, көчләгән, ахырда янә үтергәнлеген аңлаганчы  буа башлаган. Егет сеңлесенең мәетен өйдә яшергән. Соңыннан аның телефоныннан әнисе белән аралашкан. Кич белән мәрхүмәнең гәүдәсен әнисенең машинасы багажнигына чыгарып салган. Җинаяте эзләрен яшерер өчен ул озак кына шәһәр буйлап машинада йөргән. Әмма уйлап тапмаган. Машинада үзе яшәгән подъезд янына килеп туктаган да качкан. Икенче көнне полицейскийлар  Сергей П.ны аны күп катлы йортларның берсенең башында тапкан. Кулга алып, тикшерү изоляторына озатканнар. Әлеге вакытта тикшерү  материаллары судка озатылган.

Аның психик тайпылышлары бар, ләкин бу аны үз гамәлләре белән җитәкчелек итү һәм аларны аңлау мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Җинаятен кылган моментта гаепләнүче үз акылында булган, моны экспертиза исбатлады. Ул үз гамәлләрен аңлап эш иткән. Аңа балигъ булмаганны көчләп үтерүдә гаепләүләр белдерелгән”, – Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсенең криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары юстиция майоры Иван Костырев.

Сергейның ачыктан-ачык сөйләвеннән аның наркотиклар, шулай ук җенси теләк белән проблемалары булуы ачыкланган.

“Соңгы 8 көн дәвамында, Сергей сүзләре буенча, ул 4 сәгать саен наркотиклар кулланган. Нәтиҗәдә аның йокы белән проблемалары барлыкка килгән. Шулай ук  җенси дәрте көчәйгән”, – дип хәбәр иткән иде моңа кадәр тикшерүче-криминалист Иван Карпов.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе һәм БР Прокуратурасы матбугат хезмәтләрендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше арытаба карау өчен БРның Югары судына җибәрелгән. Гаепләнүче шулай ук кәрәзле телефон, чыбыксыз колакчыннар һәм сеңлесенең  бәясе 35 мең сумга якын булган алтын алкаларын урлаган, аларны үз иркендә тотынган. Моннан тыш, аны тоткарлаганда полицейскийлар наркотик матдә – мефедрон – тапканнар һәм тартып алганнар.

Сергей П. “балигъ булмаганны көчләү”, “җенси характердагы көчләү гамәлләре”, “аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү”, “урлау” һәм “наркотик чараларны законсыз сатып алу, сату максатыннан башка саклау” маддәләре  буенча гаепләнә. 

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: