Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2024, 16:36

Капремонт өчен түләмәгәч, машинасын тартып алганнар

Көннәрдән беркөнне машинасыз калу да бәла бит әле...

Суд приставлары Уфада яшәүче ир-аттан капиталь ремонт взнослары буенча  бурычлары өчен “Опель” маркалы машинасын тартып алганнар.

Бурычлы ир взносларын түләү буенча чаралар күрмәгән, шулай ук җыелып киткән бурычларын түләргә тырышмаган, шуңа да башкаручы суд приставы аның машинасына арест салган. “Опель”не  сатып җибәрер өчен махсуслаштырылган оешмага тапшырганнар.

2024 ел өчен Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе  капиталь ремонтка взнослар буенча 180 млн сумнан артык акча түләттергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас