Сезгә дә шалтыраталармы? Сез дә ышанасызмы?
Уфа шәһәре буенча 3нче полиция бүлегенә мошенникларның корбаны булган 37 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул танышу сайтында теркәлгәннән соң тозакка эләгүе турында сөйләгән. Ир анда фаразланган «юлдашы» анкетасына җавап биргән. Кыз белән аралашканда ул аның биржада инвестицияләү белән шөгыльләнүен белә. Яңа танышы ир-атка акча эшләүнең бу тиз ысулына кушылырга тәкъдим итә, һәм ир ризалаша.
Тиздән ул аны биржа буенча «белгеч» белән таныштыра. Ул уфалыны берничә кушымтаны күчереп алырга һәм акчаны махсус счетларга күчерергә күндерә.
Икенче көнне мошенник яңадан шалтырата һәм финанс нәтиҗәләрен яхшырта алырлык «тәҗрибәлерәк белгеч» белән сөйләшергә тәкъдим итә. Яңа "белгеч" ир-атны тотрыклы керем тәэмин итә торган зур командага ия булуына ышандыра һәм клиентны нинди керем кызыксындыруын белешә. Уфалы зур булмаган суммадан башларга телим, дип җавап бирә, моңа карата җинаятьче аны мөмкин булган керем күпкә югарырак булачак дип ышандыра..
Уфалы берничә кредит алып, 3000 000 сумны теге хисап счетларына күчерә
“Белгеч” керем клиент янчыгы булган кушымта терминалына күчерелгән дип, табышны чыгарырга тәкъдим итә, моның өчен клиентка кушымтага кереп, үз банк картасының номерын кертергә кирәк була.
Аннары «менеджер» шалтыратып, ул карта номерын керткәндә хата киткән, хәзер акчаны күчерү мөмкин түгел, чөнки алар системада тоткарланган, дип белдерә. «Менеджер» белән проблема турында фикер алышкач, уфалы үз хатынын ышанычлы зат итеп билгеләргә карар кылган. Хатын иренә акча чыгарырга ярдәм итәргә ризалаша. Ул процедураның нечкәлекләрен ачыклый. “Менеджер” банкның паспорты һәм мобиль кушымтасы кирәк булачагын аңлата.
Хатыны кушымтаны ача һәм аңа чыннан да кредит счетын ачарга кирәкме дигән сораулар бирә. Аферист хатынны бу кредит рәсмиләштерү түгел, ә алмаштыру өчен кирәкле сумманы җыйганнан соң ябылачак счет ачу процессы дип ышандыра.
Ул берничә кредит рәсмиләштерә һәм мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчерә. Чираттагы акча күчерүдән соң банк шикле активлыкта шикләнәе һәм хатынның хисабын блокировкалый. Нәтиҗәдә ир белән хатын таын бер туганнарына кредит рәсмиләштерү һәм аларга счетка акча күчерергә ярдәм хатын-кыз туганнары да ризалаша һәм, кредит рәсмиләштереп, мошенникларга 2 миллион сумга якын акча күчерә. Шул рәвешле, гаилә мошенникларга 6 миллион сумнан артык акча күчергән.
Монда кисәтеп тору кирәкме икән? Акча дип башы томаланган кешегә әйттең ни дә, әйтмәдең ни
ФОТО: culture.ru