Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2024, 01:21

Баймак вахтовигы барлык акчасын югалткан

Мондый хәлгә кем дә дучар булырга мөмкин...

Баймак районында яшәүче 49 яшьлек вахтовик мошенникларның билгеле кармагына эләгеп, бар булган акчасын югалткан. Ир-ат үзенең телефонына  имеш тә “техподдержка”дан банк кушымтасын яңартырга кирәк дигән хәбәр алган. Аны-моны уйлап тормыйча ир смс-тагы сылтама аша үткән һәм беркетелгән инструкция буенча банк кушымтасын яңартыр урынга үзенең телефонына вируслы кушымта  урнаштырган. Әлеге кушымта ярдәмендә җинаятьчеләр вахтовикның телефоны белән дистанцион рәвештә идарә итә алган.

Икенче көнне алданган ир үзенең бар булган исәпләре, шул исәптә кредит исәпләренең дә буп-буш булуын ачыклаган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: