Кичә республикада гадәттәгечә авария хәлләрен кисәтүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозучыларга карата 1,5 мең административ материал төзелгән. 52 исерек машина йөртүче тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән.
3 кеше кабат исерек килеш руль артына утырган, хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный.
Руль артына салмыш хәлдә утыручыларны да җинаятьчегә тиңләргә була. Алар аркасында күпме гомерләр өзелә, күпме кеше гомерлеккә гарип булып кала, никадәр гаилә кара кайгыга бата, ятимнәр саны арта...
Чыганак: Башинформ.