Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 октябрь 2024, 10:18

Удмуртия кешесе бездә "пәрәвез"гә эләккән

Ул руль артында исерек булган.

Удмуртия кешесе бездә "пәрәвез"гә эләккән
Удмуртия кешесе бездә "пәрәвез"гә эләккән

 Мәләвез базарында ике исерек ир-атның «Рено Каптюр» га утырып китүләрен күрүче кеше моңа битараф кала алмаган, Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе чат-ботына  хәбәр иткән.

Мәгълүматны якындагы полиция постларына тапшырганнар. Машинаны "пәрәвез" ведомство эзләү системасы ярдәмендә оператив рәвештә таба алганнар. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре фаразланган хокук бозучыны тоткарлаган. Руль артында исерек килеш 23 яшьлек Удмуртия Республикасы кешесе утырган. Аны тикшергәндә 0,405 мг/л алкоголь барлыгын күрсәткән.

Дәүләт автоинспекциясенең федераль базасы күрсәткәнчә, ир-ат элегрәк ике тапкыр тәртип сакчыларына исерек хәлдә эләккән.

Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары тиешле беркетмәләр төзегәннәр һәм автомобилен штрафстоянкага алып киткәннәр, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Башинформ 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: