Җинаять һәм җәза
16 октябрь 2024, 09:47

Уфада түләүле мәхәббәткә өмет иткән ирне фахишә куып чыгарган (ВИДЕО)

Моны кичерә алмаган ир хатынның утын өзгән.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Җенси якынлыкка өметләнгән ир, фахишә куып чыгаргач, аның утын өзгән. Эскорт хезмәтләр күрсәтүче хатын ирне кызыл эротик эчке киемнән каршы алган. Әмма вәгъдә иткән хезмәтне күрсәтмәгән. Сәбәбе – ир исерек булган. Дөрес тә инде, эчкән кешене кем яратсын...

Хәл болай булган. 32 яшьлек Юрий кичә Октябрь проспектында урнашкан бер йортка төнге күбәләккә килгән. Күрәсең, үзен тагын да кыюрак хис итәр өчен, ул сыра чөмерә-чөмерә килгән. Өч мең сумга ул мәхәббәткә өмет иткән. Әмма фахишә исерек иргә хезмәт күрсәтүдән баш тарткан.

Ачуы кабарган Юрий фахишәнең фатирдагы утын өзгән. Ул, электр щитын ачып, пробкаларны йолкып алган да: “Утсыз утыр”, – дип киткән.

Юраның үче моның белән генә тәмамланмаган. Канәгатьсез калгач, ул  подъезд буенча өлкән хатынга домофон аша шалтыраткан да “притон”га зарланган, аны бетермәсәгез, барсының да “проблемалары булачак”, дип куркыткан.

Эчке эшләр министрлыгы тикшерү башлаган. Әйткәндәй, фахишәгә йортта яшәүче башка кешеләр дә зарлана, ди. Төнге күбәләк яшәгән фатирдан еш кына ыңгырашкан тавышлар ишетелә, подъездга әллә нинди сәер адәмнәр кереп,  нәрсәне дә булса җимереп чыгып китәләр икән.

Кешенең бәхете — яхшы күршедә, тыңлаучан атта һәм иркен торакта диелә бер хәдистә. Бу подъездда яшәүчеләр күршеләреннән уңмаган инде... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас