Узган төндә Стәрлетамакның СитиМолл сәүдә үзәгендә ату тавышлары ишетелгән.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, төнге сәгать 11ләр тирәсендә сәүдә үзәге хезмәткәрләре хулиган иргә зарланып, полициягә хәбәр иткән. Полиция наряды килгәч, кулына пычак алган ир бина түбәсенә менеп киткән. Полиция – аның артыннан. Әмма түбә башында хокук бозучы ирне полицейскийлар тынычландыра алмаган. Ахырда ул хәтта хокук саклау органнары хезмәткәренә пычак белән суккан. “Полиция турында” законына ярашлы, хокук саклау органнары хезмәткәре табель коралын кулланырга мәҗбүр булган. Һөҗүм итүче яраланган”, – диләр ведомствода.
Полиция хезмәткәренә һәм тоткарланган хулиганга медицина ярдәме күрсәткәннәр. Хокук бозучы ирнең шәхесе һәм вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
P.S. Хулиганга операция ясаганнар, ул авыр хәлдә. Иңбашы яраланган полицейскийны медицина тикшерүе үткәннән соң өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Чыганак: bashinform.ru /Mash Batash Телеграм-каналы.