2018 елның августында төркем белән эш иткән дүрт ир-ат, алдан сөйләшеп, Уфадагы “Таһир һәм Зөһрә” кибетенә законсыз рәвештә кергән һәм яшерен рәвештә гомум бәясе 397 мең 600 сумлык 10 мех тун урлаган. Караклар урланган милек белән үзләре теләгәнчә эш иткән.
Кибет хуҗасы җинаять кылу нәтиҗәсендә салынган зыянны каплату дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфа Совет район судының 2020 елның 28 декабрендәге хөкем карары нигезендә дәгъвачының мөлкәтен урлау эпизоды буенча ир-атлар РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3нче бүлегенең “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган. Суд шәхси эшкуарга җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә 397 мең 600 сум күләмендә матди зыян китерелгәнлеген дәлилләгән. Уфаның Совет район судының 2024 елның 15 маендагы карары белән дәгъвачы файдасына җинаять тарафыннан салынган матди зыянны каплау исәбенә югарыда әйтелгән сумма түләтелгән.
Чыганак: bashinform.ru