Җинаять һәм җәза
14 Октября 2024, 09:49

Фатирын наркоманнарга биреп торган

Стәрлетамакта полиция хезмәткәрләре бер кешенең фатирында оештырылган наркопритон эшчәнлеген туктаткан

Фатирын наркоманнарга биреп торганФатирын наркоманнарга биреп торган
Фатирын наркоманнарга биреп торган

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралуы һәркемгә мәгълүм. Кызганыч,елдан-ел наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Кайда наркоманлык – шунда ачы хәсрәт, күз яшьләре. Наркотиклар аркасында, күпме язмышлар җимерелә, вакытсыз яшь гомерләр өзелә.

Шушы көннәрдә  Стәрлетамак шәһәрендә яшьләрне  шул афәткә этәрүче кешене кулга алганнар. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, элек хөкем ителгән 48 яшьлек ир үзенең фатирын наркотиклар кулланучыларга биреп торган. Шулай, чираттагы килүләрендә аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм медицина тикшерүенә алып киткән. Үткәрелгән экспертиза ярдәмендә бу кешеләрнең чынлап та тыелган матдәләр куллануы ачыкланган. Аларга карата «табиб кушуыннан башка наркотик чаралар яки психотроп матдәләр куллану» маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән. Шикләнелүченең фатирында накротик матдәләр, шприцлар табылган. Фатир хуҗасын тикшергән вакытта 1,7 граммнан артык синтетик наркотик матдә салынган пакет тапканнар. Аңа карата җинаять эшләре кузгатылган һәм сак астына алынган.

Дуслар, әгәр сез дә күрше тирәгезгә наркоманнар яшәвен яки килеп йөрүен күрсәгез,белсәгез, наркотик матдәләрне тарату яки куллану турында, аларны саклау урынын белсәгез, полициягә хәбәр итегез. Бергә көрәшкәндә генә  балаларыбызны бу афәттән саклап кала алачакбыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас