Дүртөйле районында көнчел ир үзенең элекке сөйгәне һәм аның яңа егетенә мылтыктан аткан. Ике кешене үтерергә омтылуы өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Вакыйга җәен – июль аенда – булган. Бу парга үч итү максатында ир-ат, ау мылтыгы алып, Маядык авылына таба юнәлгән. Элекке сөйгәне үзенең сөяркәсе белән ул вакытта автобус тукталышына табан китеп барган. Гаепләнүче ир аларның икесенә дә аткан, хатынның кулы һәм күкрәге яраланган, егетнең башына тигән. Моңа өстәп, егетне машинада бәрдергән. Яраланган сөйгәненең торып басарга тырышуын күргәч, ир аңа янә бер тапкыр аткан һәм җинаять урыныннан качып киткән. Кулы һәм күкрәге яраланган хатынны узгынчы бер кеше машинада дәваханәгә илткән.
Полиция ирне тоткарлаган. Ул әле сак астында. Көнчел иргә 15 елгка кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
“Вакыйга нәтиҗәсендә каза күрүчеләрнең сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдәге зыян китерелде. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныды. Җинаять эше Дүртөйле район судына арытаба карау өчен җибәрелгән", – дип хәбәр итәләр БР прокуратурасында.
Чыганак: bashinform.ru/ Mash Batash Телеграм-каналы.