Бүген иртән Иглин районында М5 “Урал” федераль трассасында Чиләбедә яшәүче 35 яшьлек ханым үзенең “Киа Спектра” машинасында 49 яшьлек юл эшчесен бәрдергән һәм кюветка төшеп киткән. Машина шулкадәр югары тизлек белән хәрәкәт иткән, бәрдерелгән җәяүле автомобиль салонына кереп үк киткән. Бу хакта Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.
Авария нәтиҗәсендә коточкыч җәрәхәтләр алган юл хезмәткәре шунда ук һәлак булган. Медицина тикшерүе хатынның аек булмавын ачыклаган. Аны тоткарланнар, чикләү чарасы билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: bashinform.ru