Җинаять һәм җәза
10 октябрь 2024, 09:00

Башлыкның карарын үтәмәсәң – штраф

Башкортстанда республика Башлыгы карарларын үтәмәгән өчен штраф кертәчәкләр.

zarinskij-r22.gosweb.gosuslugi.ruzarinskij-r22.gosweb.gosuslugi.ru
zarinskij-r22.gosweb.gosuslugi.ru

Башкортстанда республика Башлыгы карарларын үтәмәгән өчен штраф кертәчәкләр.

 “Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” законны депутатлар октябрь аенда кабул итәргә җыена. Документның беренче укылышы 18 сентябрьдә булды.

Закон проекты халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм Кораллы Көчләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен РФ Президенты указын үтәү максатыннан эшләнгән, ди төбәк парламенты рәисе Константин Толкачев. Әлге вакытта республика территориясендә база әзерлеге режимы гамәлдә, җәмәгать тәртибен, тормышны тәэмин итү объектларын саклау көчәйтелгән. Координацияләү эшен Башкортстан Башлыгы җитәкчелегендәге оператив штаб башкара. Алар кабул иткән карарларны үтәмәгән өчен закон проекты тарафыннан санкцияләр кертелә.

Закон проектына ярашлы, БР Башлыгының (республика оператив штабының) РФ Президенты Указы нигезендә үз компетенциясе чикләрендә кабул иткән карарларын үтәмәгән яисә бозган өчен административ штраф карала.

Аның күләме гражданнарга – 3000 сумнан 5000 сумга кадәр, вазифа биләүчеләргә – 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик затларга – 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас