Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 октябрь 2024, 18:34

Турфирма алдаган: Уфада 25 гаилә сәяхәтсез һәм акчасыз калган (Видео)

Күңелсез хәл. 

Турфирма алдаган: Уфада 25 гаилә сәяхәтсез һәм акчасыз калган (Видео)
Турфирма алдаган: Уфада 25 гаилә сәяхәтсез һәм акчасыз калган (Видео)

Уфада "Макстревел" турагентлыгы бик күп кешеләрдән акча җыйган да, сәяхәт өчен юллама бирмәгән. Ким дигәндә 25 гаилә алданган.

Кешеләр чит илләрдә, Кавказда һәм Русиянең башка төбәкләрендә ял итү өчен юлламалар алганнар. Ләкин, юлга чыгу вакытлары килеп җитүенә карамастан, аларга билетлар җибәрүче булмаган. Нәтиҗәдә бернәрсәсез калганнар.

Алданучылар үзләре сөйләгәнчә, кемдер турагенттан 50 меңлек, кемдер гаиләләре белән сәяхәткә барырга уйлап, 250 мең  сумлап акча түләгәннәр. Барысы да  Ангелина Бахмутованың картасына акча салганнар. Ул халыкка үзен "Макстревел" агентлыгы җитәкчесе дип таныштырган. . Путевкалар өчен акча җыйган да, хәзер берсе белән дә элемтәгә чыкмый икән. Ангелина клиентларына килешү төземичә генә акча сораган. Социаль челтәрләрдә сайты һәм төркеме дә бар икән. Шулай булгач, халык аны-моны уйламаган, җибәргән.

Хәзер инде зыян күрүчеләр полициягә гариза язган. Әле тикшерү эше башланган. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: