Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 октябрь 2024, 10:50

"Госуслуги" аша гариза биргән яшь хатын коллыкка эләккән

Әстәгъфирулла!

“Госуслуги” порталы аша РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә гариза язганнан соң яшь хатын коллыкка эләккән. Бу хакта “Альтернатива” коллыкка каршы хәрәкәтнең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хатын  армиядә хезмәт итәргә теләп портал аша гариза тапшыра. Берничә көн үтүгә аның белән билгесез кеше элемтәгәчыга, документ турындагы мәгълүматны сораша һәм икенче бер ир-атның телефон номерын бирә. Моннан соң ул яшь хатынга Мәскәүгә барырга куша, анда вокзалда узачак очрашу урынын әйтеп.

Башкалада аны Пермьгә кадәр поездга утыраталар. Аннары шыгрым тулы автобуска күчеп утыра. Бу кешеләрнең барысын да фермага алып киләләр. Фермада алар ташландык бинада яшәргә туры килгән. Берничә көн үтүгә әлеге кешеләр янына билгесез ир-атлар килә дә, бирегә начальство килгәнче кошчылык фабрикасында эшләргә туры киләчәк, дип аңлата. Яшь хатын койма ярыгы аша тиз арада кача алган.

РФ Җинаять кодексының 127нче маддәсенә ярашлы, коллык – милек хокукына хас вәкаләтләр гамәлгә ашырыла торган кеше хезмәтеннән файдалану. Бу маддә буенча кылынган җинаять мәҗбүри эшләр яисә биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү   белән җәзалана.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: