Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 октябрь 2024, 13:00

Мошенникларны баетуны дәвам итәләр

Узган тәүлектә халык аларга 9 миллион сумнан артык акча биргән.

culture.ru
Фото:culture.ru

Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай шәһәре буенча бүлегенә 39 яшьлек гражданин мөрәҗәгать иткән. Ир-атка мессенджерларның берсендә билгесез кешеләрдән шалтырату килгән. Әңгәмәдәш үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган һәм шәһәрдә яшәүченең шәхси мәгълүматларына җинаятьчеләр ия булуын һәм хәзерге вакытта кредитны хуплауга гаризалар җибәрүләрен хәбәр иткән. Ышандырырлык булсын өчен банкның ялган хезмәткәреннән шалтырату булган, ул алдагы шалтыратучының мәгълүматын раслаган. Аферистлар ир – атка вәзгыятьтән чыгу юлын - хәвефсез счет ачуны тәкъдим иткән. «Белгечләргә» ышанып, гариза бирүче мошенникларга 2,5 миллион сумнан артык шәхси тупланма күчергән.

Мәгариф учреждениесенең 53 яшьлек хезмәткәре мошенниклык турында гариза белән 6 нчы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз мессенджерларның берсендә өстәмә акча эшләү турында реклама күрүен сөйләгән. Сынап карарга теләп, уфалы заявка калдырган. Берничә минуттан аңа янәсе инвестиция компаниясе хезмәткәреннән шалтырату килгән, ул акча эшләүнең өстенлекләре турында сөйләгән һәм мөрәҗәгать итүчегә беренче килешүләрне башкарырга ярдәм иткән. Бер ай дәвамында укытучы инвестицияләүгә 2 миллион сумнан артык кредит тоткан, әмма дивидендлар ала алмаган.

Күмертау шәһәре буенча полиция бүлегенә 60 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчегә янәсе «Мегафон» кәрәзле компаниясе операторыннан шалтырату килгән. Ялган хезмәткәр сим-картаның гамәлдә булу вакыты узуы һәм аны киләчәктә куллану өчен озайту кирәклеге турында хәбәр иткән. Шәһәр кешесе аферист күрсәтмәсе буенча үз смартфонына читтән торып керү мөмкинлеген биргән. Ышанычтан файдаланып, җинаятьче ир-атка 500 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергән һәм аларны билгесез счетларга күчергән. "белгеч" 1,5 миллион сум күләмендә акча алу өчен тагын бер кредит рәсмиләштерергә тырышып караган, әмма әлеге операция банк тарафыннан кире кагылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Янәсе полиция, банк яки кәрәзле компания хезмәткәреннән шалтырату очрагында-трубканы куегыз. Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез. Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: