Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 октябрь 2024, 22:02

Колония территориясенә наркотик ыргыткан

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Стәрлетамак шәһәр суды Уфада яшәүче иргә карата “Наркотик матдәләрне шактый күләмдә законсыз сату” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның декабрендә әлеге ир-ат үсемлектән ясалган наркотиклар сатып алган һәм аны тимерчыбыксыз колакчыннар салынган пакетка урнаштырган, пакетны скотч белән ураган.

Көндез холык төзәтү учреждениесе территориясе янына килеп, ул бу пакетны койма аша ыргыткан, әмма колония хезмәткәрләре аны күреп калган һәм тоткарлаган.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аңа 9 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә махсус режимлы холык төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: