Башкортстанның элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов судка кадәр килешү төзегән һәм башка фигурантка карата күрсәтмәләр биргән.
Бу хакта “РИА Новости” телеграмма-каналында хәбәр ителә. Анда әйтелүенчә, май аенда тоткарланган элеккеге түрә ришвәт алуда үз гаебен таныган.
Исегезгә төшерәбез, беренчел тикшерү барышында Александр Клебанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм “Башкиравтодор” җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы буларак, “Киви” җәмгыяте җитәкчелегеннән 5 миллион сум күләмендә ришвәт алган. Элекке түрә 7 октябрьгә кадәр өй аресты астында калачак.
Әйткәндәй, Тикшерү комитеты Башкортстанның вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаевка карата эш кузгатты. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Ведомство версиясе буенча, Алан Марзаев юл-төзелеше компаниясе җитәкчеләреннән юл салуга дәүләт контрактлары төзүдә ярдәм иткән өчен 37 миллион сум күләмендә акча алган.