Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 октябрь , 17:30

Сабые үлгәч, кайгылы ана уллыкка бала алырга уйлаган

Анкеталарны карап утырганда, ул бер малайны ошаткан. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Мәскәүдә яшәүче хатын  бик тә Уфадан бер малайны уллыкка алырга теләгән. Әмма бүгенге көндә ул – тикшерү изоляторында.

Хатынның үз баласы үлгән һәм ул, йөрәк ярасын басарга теләп, балалар йортларындагы ятимнәрнең анкеталарын карый башлаган. Уфада яшәүче малайны күргәч, уллыкка алырга кандидат буларак исәпкә баскан, әмма икенче гаилә алданрак чиратка баскан булган. Нәтиҗәдә шәһәр хакимияте  малайны шул гаиләгә бирергә дигән карар чыгарган.

“Уфада яшәүче конкрет баланы уллыкка алырга теләгән хатын кандидат буларак исәпкә баскан, әмма шәһәр хакимияте баланы башка гаиләгә опекага бирергә дигән карар чыгарган булган. Хатын берничә тапкыр опека һәм попечительлек идарәсе хезмәткәрен карарны үзгәртергә һәм ришвәт “төртеп” баланы аңа бирергә күндерергә тырышкан”, – диләр Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә.

Бу тәкъдим турында опека бүлеге хезмәткәре хокук саклау органнарына хәбәр итә. 2,5 млн сум күләмдә ришвәт тапшырган чакта аны  Русия федераль хәвефсезлек идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.

Гаепләнүче хатын гаебен танымаган. Арытаба тикшерү өчен җинаять эше Уфаның Октябрь район судына юнәлтеләчәк.  

Чыгнак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: