Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь , 09:29

Мәрхүм солдатның туганнары СВО акчаларыннан колак каккан

Шундый хәлдә калмас өчен нишләргә?

Артем Пряхин / Коммерсантъ
Фото:Артем Пряхин / Коммерсантъ

Украинада барган махсус хәрби операциядә  һәлак булган катнашучыларны җирләгәндә бирелә торган түләүләрне алганда яңа мошенниклык схемасын ачыклаганнар. Бу хакта  Туймазы шәһәре һәм районының хәрби комиссары Рушан Әхмәдуллин  гаризасыннан соң билгеле булган. Хәрби комиссар бер сугышчының фронттан инде кайтмаячагын белгән гаилә тарихын сөйләгән. Сугышчы һәлак булгач, аның якыннары белән имеш тә Тикшерү комитеты хезмәткәрләре элемтәгә чыккан да аерым суммага түләүләрне рәсмиләштерү процессын тизләтергә тәкъдим иткән. Моңа ризалашкан гаилә акчаларыннан колак каккан, чөнки шалтыратучылар мошенниклар булып чыккан.

СВОда катнашып, һәлак булган икенче сугышчының туганнарына (алар бу түләүне алып өлгергән булган)  имеш тә төзүчеләр шалтыраткан һәм  Сочида коттедж сатып алырга үгетләгән,  дип сөйли Әхмәдуллин.

“Бу я жуликлар, я солдатларның туганнарыннан акча суырыр өчен иң мәкерле һәм кабәхәт схемаларны кулланучы Киев махсус хезмәтләре вәкилләре”, – ди бу хакта хәрби комиссар.

Ул СВОдагы сугышчыларның туганнарын социаль челтәрләрдә махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар турындагы җентекле мәгълүматны бастырмаска чакыра, чөнки “дошман  бу мәгълүматны үз максатларында кулланыр өчен җыя һәм анализлый”.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: