Барлык яңалыклар
10
Җинаять һәм җәза
30 сентябрь 2024, 13:15

Исерек ир поездан сикереп төшәргә уйлаган

Җәнҗалчыга суд зур сумма штраф чәпәгән.

Исерек ир поездан сикереп төшәргә уйлаган
Исерек ир поездан сикереп төшәргә уйлаган

Чишмә район суды поезда тәртип бозган, холыксызланган пассажир иргә карата суд карары чыгарды. Дебоширны гаепле дип таныганнар һәм аңа дәүләт файдасына 150 (!) мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләделәр.

    Шулкадәр штрафка  дучар итәрлек нинди тәртипсезлек кылган соң бу ир? Суд аңа “хулиганлык” маддәсе буенча гаепләү карары чыгарган. Инстанциянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел май аенда Дербент-Төмән поездының плацкарт вагонында исерек пассажир Куйбышев тимер юлының Дәүләкән-Чишмә перегоны буенча барган вакытта, урыслар әйтмешли, дебош оештырган.

    Ул, пассажирлар һәм поезд бригадасы әгъзаларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтеп, юри җәмәгать тәртибен боза башлаган. Үзенең тәртипсезлеген һәм дорфалыгын күрсәтеп, аларны тупас итеп сүгә, поезд барган вакытта сикереп төшәргә тырыша. Җитмәсә, үзен вагоннан чыгаруны таләп итә. Шуннан соң икенче вагонга юллана.  Анда тамбурдагы стоп-кранны өзә: поезд ашыгыч туктарга мәҗбүр була... Моннан тыш, ул эшчеләр тамбурындагы ишекнең пыяласын вата.

    Поезд начальнигы, Чишмә-Восточные станциясенә килеп җитәр алдыннан, башка пассажирларның хәвефсезлеген уйлап, җәнҗалчының гамәлләрен туктатырга карар кылган: аны скотч һәм пластик җепләр ярдәмендә бәйләп куялар. Аннары ирне полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Эш судка кадәр барып җитә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: