Кичә, 25 сентябрьдә, Благовещен район хастаханәсендә 30 яшьлек табиб-хирургка өч ир-ат һөҗүм иткән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләрнең берсен - 24 яшьлеген тоткарлаганнар.
Зыян күрүче табибны Уфа хастаханәсенә алып киткәннәр. Табиб сөйләвенчә, район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә өч исерек ир-ат килеп кергән.
"Аңлавымча, алар кайдадыр сугышканнар һәм яралангач, безгә килгәннәр. Мин пациентлар белән бүлектә идем. Шәфкать туташы шалтыраткач, өч минут эчендә яннарына төштем. Бу кешеләр кычкырып, сүгенешеп торалар иде, шулай ук миңа да янаулар ишеттем. Берсенең башы - чәч тирәсе яраланган иде, юганда башы белән миңа табан чайкалды. Мин, табиб буларак, аңардан гепатит, ВИЧ юкмы, дип сорадым. Ә ул кинәт миңа ташланды. Шул арада икенчесе килеп кереп, кушылды. Күзләренә ак-кара күренми - ярсыганнар, мине кыйнап үтергән дә булырлар иде, полиция киләчәген аңлагач, чыгып качтылар", — дип сөйләгән табиб бу коточкыч хәл турында.
Хирургның кул бармагын сындырганнар, бит, баш, муен тирәләренә кан сауган. Әле ул Уфа дәваханәсенең нейрохирургия бүлегендә ята.
Полиция җинаятьчеләрне эзли.
Чыганак: Башинформ