Республика Эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык белән бәйле 26 хәбәр кабул ителгән. Туймазы районы полициясенә мошенникларның корбаны булган 39 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз сүзләренчә, җинаятьчеләр аның белән көндез элемтәгә кергәннәр, үзләрен читтән торып акча эшләү белән шөгыльләнүче компания хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. Хатын-кызга банктан партнерлык программаларында клиентлар белән эшләп һәм аларга хезмәт күрсәтү рәвешендә акча эшләргә тәкъдим итеп, мошенниклар аны махсус “хезмәт” исәбенә 5 мең сум салырга күндерә. Хатын-кыз, тәкъдим белән кызыксынып, "эш буенча консультант" белән бәйләнешкә керә, ул бу эшләп тапкан акчаларны исәптән чыгарырга булышам дип вәгъдә итә. Телефоннан сөйләшү барышында аферистлар хатын-кызның банкларның берсендә шәхси тупланмалары барлыгын беләләр һәм аңа аларны махсус счетларга күчереп, валютага әйләндерергә тәкъдим итәләр. Хатын-кыз мошенникларга 860 мең сумнан артык акча күчергән. Ул хәтта кредит картасын рәсмиләштерергә дә өлгергән һәм аннан акча күчерергә планлаштырган, әмма ире аны туктаткан. Ир-ат хатынына аның мошенниклык корбаны булуын аңлаткан.
Уфада тагын бер очрак теркәлгән. Август башында 47 яшьлек уфалыга билгесез номердан шалтыраталар. Үзен танылган банк хезмәткәре дип таныштырып, шалтыратучы акча эшләү өчен махсус платформада брокерлык счетын ачарга тәкъдим итә. Ир-ат ризалаша һәм күрсәтелгән реквизитлар буенча 5 мең сумга якын акча күчерә. Бер атна дәвамында ул платформада акча эшләргә өйрәнеп ала һәм аннан соң аңа зуррак сумма кертергә тәкъдим итәләр. "Брокер" счетына 55 мең сум күчергәч, акчалар шундук аның виртуаль кошелегында күренгән. Ул вакытта җинаятьчеләр ставкаларны арттырырга карар кылган һәм ир-атка тагын да зуррак сумманы салырга, шулай ук махсус килешү төзергә тәкъдим иткәннәр. Башта уфалы баш тарткан, ләкин аферистлар, бу максатлар өчен кредит рәсмиләштерергә мөмкин, дип шалтыралар. Зыян күрүче банкка китә, кредит ала һәм үз картасына кирәкле сумманы күчерә. Җинаятьчеләргә акча күчерергә тырышканда, банк операцияне кире кага. Ир-ат блокировкаланган акчаларын чыгару өчен якындагы бүлеккә мөрәҗәгать иткән, әмма финанс хезмәткәрләре вакытында полиция чакырткан. Полиция ир-атка мошенниклар кармагына эләгүен аңлаткан.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы катгый рәвештә кисәтә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр сезгә телефоннан кредит алып, гарантияләнгән табыш вәгъдә итеп, бу акчаны инвестицияләргә тәкъдим итәләр икән, бу мошенниклык схемасы булырга мөмкин. Сөйләшүне туктатыгыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез. Исегездә тотыгыз, мошенниклар үз шалтыратулары өчен ялган номерларны куллана ала. Үзегезне һәм финансларыгызны саклагыз, финанс мошенниклыкларын булдырмас өчен билгесез кешеләр белән аралашканда уяу һәм сак булыгыз.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.